Гомуми мәгълүмат

Бу сайтта замани татар теленең язма корпусы урнаштырылган.
Язма корпус бүгенге татар телен электрон формада гәүдәләндерә.
Хәзерге вакытта татар теле корпусының күләме 116 миллионнан артык сүз тәшкил итә, төрле сүзформаларның саны 1,5 миллион тирәсе.
Язма корпус татар теленең системасы, хәле, алдагы көне белән кызыксынучы шәхесләрне күздә тотып төзелә.
Ул татар телен корпуслы лингвистика кысаларында өйрәнүче белгечләр өчен зарури чыганак.

Әлеге проект нинди дә булса фәнни фондлар яки оешмалар тарафыннан финансланмый!
Татар теленең язма корпусы өстендәге эшләр бары тик проектта катнашучыларның буш вакытында башкарыла.

Проект яңалыклары

03.07.2017 - Орфография тикшерү системасындагы үзгәрешләр:

21.06.2017 - Fastmorph системасында грамматик тамгалар җыелмасы хәзер җөмләдәге барлык сүзләр өчен күрсәтелә.

03.06.2017 - Сайтта Республиканың начар күрүчеләр яки күрмәүчеләр махсус китапханәсендә RHVoice системасы нигезендә эшләнгән "Тәлгать" исемле татарча сөйләм җыйнагыч урнаштырылды.

27.02.2017 - fastmorph корпуста эзләү системасының 5 нче версиясе чыкты. Оператив хәтергә таләпләр 2,5 тапкыр кимеде.

23.01.2017 - Орфография Онлайн бүлегендә татарча текстларның орфографиясен тикшерү коралы эшли башлады.

09.01.2017 - "Корпуста эзләү" бүлегендә N-граммалар буенча эзләү мөмкинлеге эшли башлады. 1, 2, 3, 4, 5 һәм 6-граммалар кулланыла.

22.11.2016 - Безнең тарафтан эшләнгән fastmorph корпуста эзләү системасының кодын GNU General Public License v3.0 лицензиясе астында ачып, GitHub'ка урнаштырдык.

18.11.2016 - fastmorph корпуста эзләү системасының 4 нче версиясе чыкты. Үзгәрешләр исемлеге:

17.11.2016 - Корпус Apertium морфологик анализлагычының соңгы версиясе белән яңадан тамгаланды.

12.10.2016 - Статистик мәгълүмат бүлегендә татар теле леммаларының кулланылу ешлыклары урнаштырылды.

19.07.2016 - Катлаулы морфологик эзләү системасында эшләр башкарылды:

01.07.2016 - Татар, рус һәм инглиз телләрендәге Кулланмалар яңартылды.

13.06.2016 - Fastmorph модулендә сүз уртасы буенча эзләү эшләнде. Мәсәлән, *әме* дип язсагыз, ярдәмендә, бәйрәмен, үткәрәмен, өйдәме кебек сүзләр табылачак.

21.04.2016 - Fastmorph модулендә процессор оптимизацияләрен куллану һәм күпагымлылык (multithreading) технологиясен кертү нәтиҗәсендә катлаулы морфологик эзләү башкаруның тизлеген биш тапкырга кадәр арттыра алдык.

03.04.2016 - Катлаулы морфологик эзләү системасының мөмкинлекләре киңәйде. Бу хакта тулырак мәгълүматны 3.0 һәм яңарак версиягә кадәр яңартылган Кулланмаларда таба аласыз.

29.03.2016 - Катлаулы морфологик эзләү системасында эзләнәсе грамматик билгеләрне график режимда сайлау тәрәзәсе урнаштырылды.

22.02.2016 - Язма корпуста Катлаулы морфологик эзләү функциясе барлыкка килде. Монда сүз, лемма, грамматик билгеләр, префикс, постфикс һәм аларның аралары кебек күрсәткечләрнең төрле җыелмасын кулланырга мөмкин.

21.11.2015 - "Татарча сөйләгеч"кә Финляндиядә яшәүче татарлар язу системасын эшкәртү мөмкинлеге өстәлде.

20.11.2015 - Инглиз телендәге Кулланма эшләнде.

06.10.2015 - Кулланма дигән яңа бүлек эшләнде. Анда Татар теленең язма корпусын кулланучылар өчен файдалы материаллар урнаштырылачак. Хәзергә әлеге бүлектә Корпус кулланмасының русча версиясе белән таныша аласыз.

16.08.2015 - Сайтта "Татарча сөйләгеч" системасы эшен башлап җибәрде. Әлеге проектны үстерү, камилләштерү өчен бүгенге көндә сезнең ярдәмегез, киңәш һәм тәкъдимнәрегез кирәк.

11.06.2015 - Компьютерларында татар хәрефләре булмаган керүчеләр өчен Корпусның эзләү битендә виртуаль клавиатура урнаштырылды.

18.04.2015 - Корпуста калып (сүз азагы) нигезендә эзләү системасы гамәлгә кертелде.

29.03.2015 - Уң, сул һәм семантик контекстларны күрсәтү санының чиге 100 дән 10 000 гә кадәр җиткерелде. Аларны таблица буларак күрү өчен "Барысын да карау" төймәсен кулланыгыз.

26.03.2015 - Хәзер Корпуска яңа corpus.tatar адресы аша да керергә мөмкин. Шул ук вакытта иске corpus.tatfolk.ru адресы да эшләячәк.

14.03.2015 - Корпуста калып (сүз башы) нигезендә эзләү системасы гамәлгә кертелде.

12.10.2014 - Тәкъдим ителгән җөмләләрне тыңлату мөмкинлеге булдырылды (җөмләнең сул ягында урнашкан махсус төймәгә басып).

05.10.2014 - Корпусны морфологик тамгалау башкарылды. Грамматик тамгалар метателе нигезенә Апертиум халыкара проекты тарафыннан төрки телләр өчен эшләнгән «тег»лар системасы алынды.

14.08.2014 - Корпусның яңа версиясе сафка бастырылды:

16.03.2014 - Үзгәрешләр исемлеге:

24.03.2013 - Күпсанлы камилләштерүләр кертелде:

15.03.2012 - Татар теленең язма корпусын төзүгә караган төп эшләр тәмамланды. Сайтның төп версиясе һәм эзләү модуле ясалды. Сервисны эшкә кузгату.